Барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм. 

Бу бәйрәм барыбызның да күңелләрен ярдәмчелек һәм изгелек кебек сыйфатлар, мәрхәмәт һәм мәхәббәт кебек хисләр белән тулыландыра. Кызганычка каршы, изге айның соңгы көннәре илебезгә кара кайгы китерде. Без бу көннәрдә догаларыбызда якыннарын югалтканнарга сабырлык, яраланганнарга шифасын сорап, Раббыбызга ялварабыз! Ходай аларны ярдәменнән ташламасын, рәхим һәм рәхмәтен җиткерсен! 

Барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
