Кадерле дуслар, хөрмәтле татарстанлылар! 
18 мартта без илебез Президентын сайлыйбыз, әлеге мөһим вакыйгага бәйле үз фикеремне әйтергә телим. 
Илебез тоткан юнәлешне, һәркемгә  кадерле һәм әһәмиятле булган кыйммәтләрне хуплап, мин илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин өчен тавыш бирәм. 
2000 елдан алып ирешкән нәтиҗәләр белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ул вакытта илнең үсеше тукталган иде. Бары тик олигархлар һәм бандитлар гына рәхәттә яшәде. Җитештерелгән товарларыбыз йөзебезгә кызыллык китерде, армиядә тәртип булмаганга, балаларны хезмәткә җибәрергә куркыныч иде. Ул вакытта үзгәрешләр булу мөмкинлегенә бик аз кеше ышанды. Путин өметен югалтмады  һәм тарихта борылыш ясады. Ул кешеләрдә үз-үзләренә ихтирам хисе уятуга иреште. 
Бүген Татарстан үсеш кичерә. Тормыш дәрәҗәсе ягыннан без алдынгылар сафында. Мондый күтәрелеш Казанның меңьеллыгыннан башланды. Шуны ассызыкларга кирәк, бәйрәмне уздыру әзерлек комиссиясен Путин җитәкләде. Берничә елдан соң республикада Универсиада һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Хәзер без футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын һәм Ворлдскиллсны үткәрергә җыенабыз. 
Путин ярдәме белән Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән федераль программа кабул ителде, 2 махсус икътисадый зона ачылды. 
Безгә ышаныч белдерәләр, инвесторлар килә, күпләр Татарстанда яшәргә һәм эшләргә тели. Казанны дөньяда таный башладылар. 
Кызганыч, сайлауга бармаска өндәүчеләр дә бар. Алар чит илдәге спонсорлары алдында хисап тотар өчен  сайлауга килмәгән һәркемне үз тарафдарлары исәбенә язып куячак. Илеңә каршы алып барылган уенда кемнеңдер кулында курчак булмаска кирәк. 
Бу көнне өйдән чыкмыйча, диванда гына яту – көндәшләрнең Россияне көчсезләндерергә тырышуына теләктәшлек белдерү дигән сүз. 
Мин Путинга ышанам. Безнең илгә аның халыкара абруе, профессиональлеге, көчле ихтыяры һәм тәвәккәллеге кирәк. Илнең иминлеген һәм үсешен тәэмин итү өчен, күпмилләтле халкыбызның киләчәге өчен бу бик мөһим. 
Шуңа күрә мин сезне сайлау участокларына килергә чакырам. Халкыбызның  ихтыяр белдерүенә сезнең тавышыгыз да кушылсын! 
Сайлау участокларында очрашканга кадәр!
