Хәерле ял көннәре белән, кадерле дуслар!

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Гомерегезнең озын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, әти-әниегезгә итагатьле булыгыз, туганнар арасын өзмәгез», – ди. 

Куптән туганнар белән җыелганыбыз юк иде. Шул хатаны төзәтеп, ял көнендә туганнар белән җыелдык, тәмле ашлар ашап аралаштык. Туганлык элемтәләрен өзәргә ярамый.
Рамил хәзрәт Юнысов @ramil.hazrat гыйбрәтле вәгазьләр, хәдисләр сөйләде. Хәзрәт: «Кем туганыннан аерыла, ул Аллаһның рәхмәтеннән киселә»,-ди.

Мондый очрашулар берничә буынны берләштерә: олысын-кечесен. Дини тәрбия балачактан ук бирелергә тиеш, дип уйлыйм.

Буш вакыт булган саен туганнар белән ешрак очрашыйк, аралашыйк, дуслар. 

Барыбыз да исән-сау булыйк! Аллаhы Тәгалә барыбызны да уз рәхмәтеннән ташламасын, ике дөнья рәхәтен бирсен!
