Безнең татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән дан казанган. Татар халкында киң таралган уен кораллары: гармун, курай, сорнай, тальян гармун.

Юк, бәйрәм итәргә, күңел ачарга сәбәп кенә түгел бу, ә әби–бабаларыбызның электән килгән матур йолаларын дәвам итү, хөрмәтләү, аны балаларыбыз, оныкларыбызга җиткерү. 

Әбиләребез сөйләгәнне күз алдына китерсәң, ирексездән аларга карата соклану хисе туа. Алар кышкы озын көннәрдә аулак өйләрдә, кич утыруларда бүләк җыйганда тапшыру өчен дип ашъяулыклар, сөлгеләр чиккәннәр, ат чабышында беренче һәм соңгы килүчегә махсус адарынып бүләкләр әзерләгәннәр. Ә бүләк җыю үзе җырлы–биюле кичәгә әверелгән. 

Минем балачагым авылда үтте. Бүләк җыю күренешен күпме гомер үткәннән соң да бүгенгедәй хәтерлим. 

Гармун тавышлары ишетү белән бер аяк өйдә, икенчесе урамда була. Ул җыр, бию бөтен урамны яңгырата. Бүләк колганың иң очына бәйләнсә, горурлык хисе уяна. Шул кыңгыраулы атлар артыннан бала–чага иярә. Иң соңыннан тау башында бэйрэм киче үткәрелә. 

Милли костюмнардан кызлар, егетләр, гармун тартып, җыр сузып, капка төбенә килеп туктыйлар. Яшь чакларны искә төшереп, күңелләр җилкенеп куя, күзләргә ирексездән яшь килә. Аннан исәнлек–саулык, тынычлык, иминлек теләп, әзерләп куйган бүләгең колга башында урын ала. 

Балачак хатирәсе шулкадәр күңелгә сеңеп калган, моны күреп әле дә күңел сөенеп куя, рәхәт булып китә.
#маратабдулхаевичнуриев
