Кадерле дуслар, хөрмәтле дин кардәшләр!

Сезне мөселманнарның иң бөек бәйрәмнәренең берсе булган изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге изге көндә Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны, иң якты ниятләребезне һәм күңел түрендә йөрткән теләкләребезне кабул итсен. 

Бу изге бәйрәм һәр йортка тынычлык, муллык, бәрәкәт алып килсен, бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен өләшергә язсын! 

Гаиләләребезгә, тугыннарыбызга һәм якын кешеләребезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Корбан бәйрәме йөрәкләребезгә шатлык һәм шәфкать хисләре салсын.

Бәйрәм мөбарәк булсын!
#маратабдулхаевичнуриев
