Мин Ураза тотам.

Таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ризыктан тыелып тору өчен күп сабырлык кирәк, әлбәттә. Ураза тоту ашау-эчү белән генә бәйле түгел. Начар уйлардан, кирәксез сүзләрдән, башкалар турында гайбәт сөйләүдән телебезне, күңелебезне тыю да кирәк. Ислам динендәге кешеләр өчен изге булган әлеге айда без сыналабыз. Нәфесебез белән көрәштә үзебезнең аны җиңә алуыбызны, Аллаһы Тәгаләгә якынлыгыбызны исбатлыйбыз.

Рамазан аен мөселманнар көтеп алалар. Бу ай кешеләрне бер-берсенә тагын да якынайта, туганлык хисләре арта, без мохтаҗ, ач кешеләрнең хәлләрен аңлый башлыйбыз. 

Гаиләбез дә һәр елны ураза тотарга, авыз ачтырырга тырыша. Кечкенә вакыттан ук намаз укуларын, ураза тотуларын күреп үскәнгәме, минем өчен болар – гадәти тормыш рәвеше.

Шунысы куанычлы: олы әби-бабайлар, әти-әниләр генә түгел, бүген минем яшьтәшләрем дә ислам диненең кагыйдәләрен үтиләр. 

Дусларым арасында намаз укучы, ураза тотучылар да шактый. 

Изге рамазан аенда ураза тотучыларга җиңеллек, сабырлык телим. 

Уразаларыбыз кабул булып, әҗер-савапларга ирешергә насыйп булса иде.
#маратабдулхаевичнуриев
