📖 Туган тел
  И туган тел, и матур тел,  әткәм-әнкәмнең теле!
 Дөньяда күп нәрсә белдем  син туган тел аркылы.
 Иң элек бу тел белән  әнкәм бишектә көйләгән,
 Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
 И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
 Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
 Габдулла Тукай. 
@tatarstan_official @kgeu_official @minobrnauki_russia @gossovettatarstan #деньпоэзии #годродныхязыковинародногоединства
